Счетчики
|
Соңлама!
Луиза Батыр-Болгари көе
Наил Касыймов сүзләре Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар — Йөрәгемне дөрес аңла да, Гомер язым шау чәчәктә әле — Сөйгән ярым, кил син, соңлама! Яфрак үбә эзләр... Җитте көзләр, Мәхәббәт ул көздә сынала. Көзләрдә дә язлар кабатлана — Сөйгән ярым, соңлама, соңлама! Ак карларның төсе чәчләремдә, Кыш җиткәнен миннән сорама. Чал кышларның аклыгында сер бар — Сөйгән ярым, кил син, соңлама! Яфрак үбә эзләр... Җитте көзләр, Мәхәббәт ул көздә сынала. Көзләрдә дә язлар кабатлана — Сөйгән ярым, соңлама, соңлама! Страниц: 1
|