Счетчики

Совет Социалистик Республикалар Союзы гимны

Александр Александров көе
Георгий Эль-регистан, Сергей Михалков сүзләре

/Ә. Исхак һәм Н. Арсланов тәрҗемәсе/

Республикаларны туплап нык союзга,
Беек Рус азат, җиңелмәс ил төзде.
Яшә син, халык теләге тудырган ил,
Бердәм, куәтле Советлар Союзы!

Дан сиңа, дан, безнең азат Ватаныбыз,
Бар халыклар дуслыгы нигезе!
Ленинчыл партия — син халкыбыз көче,
Син илтәсең коммунизмга, безне!

Ирек кояшы балкыды давылларда,
Бөек Ленин юл яктыртты көрәштә:
Илне күтәрде хаклыкны дауларга ул,
Бирде рух безгә яуларда һәм эштә.

Дан сиңа, дан, безнең азат Ватаныбыз,
Бар халыклар дуслыгы нигезе!
Ленинчыл партия — син халкыбыз көче,
Син илтәсең коммунизмга безне!

Күрәбез илнең киләчәк көннәрен без
Сүнмәс коммунизмның җиңүләрендә;
Кызыл байрагына данлы илебезнең
Тугры булырбыз без гомер-гомергә!

Дан сиңа, дан, безнең азат Ватаныбыз,
Бар халыклар дуслыгы нигезе!
Ленинчыл партия — син халкыбыз көче,
Син илтәсең коммунизмга безне!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 08.03.10 | Просмотров: 768 | [ + ]   [ - ]   |


© 2019 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!