Счетчики

Суга гына киткән әнием

Роберт Тимербаев көе
Рамил Чурагул сүзләре

Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Юл буенда үскән чәчәкләрдән
Кайда әни, диеп сорыймын.
Ак чәчәкләр миңа җавап бирә:
«Соңлагандыр бераз, мөгаен».

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Су буенда үскән тал кызлары
Әнкәм җырын әллә көйлиләр.
Алар белә: суга диеп киткәч,
Мәңгелеккә китми әнкәйләр.

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1194 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!