Счетчики

Сылабаш

Татар халык җыры
Быел җөйне печән чаптым
Кара куйларга гына, шул,
Кара куйларга гына.
Безнең болай утырулар,
Калыр уйларга гына.

Быел җөйне үткәрдем
Бәрәзә, Бәрәскәдә, шул,
Бәрәзә, Бәрәскәдә.
Егетләрнең җәйге юлы
Әчелмә тәрәзәдә.

Гармунчының исеме була
Гармун каешларында, шул,
Гармун каешларында.
Беребез кояш чыгышында,
Беребез баешларында.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1080 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!