Счетчики

Сүнмәс рәшә идең

Нил Минязев көе
Салисә Гәрәева сүзләре

Кайтуыңны көттем өмет өзми,
Минем өчен сүнмәс рәшә идең.
Кошлар киткән яктан күзем алмый,
«Син кайда?» — дип, өзелеп дәшә идем.
Кошлар киткән яктан күзем алмый,
«Син кайда?» — дип, өзелеп дәшә идем.

Күңелемнән сиңа дәшә идем.
Сизенсә дө күңел бергәлеген, —
Язмыш безгә кырыс күз атты.
Син югалдың ерак юл чатында,
Миңа ятлар сөеп сүз катты,
Ялгызлыгым моңнар кузгатты.

Урал үрләренә йөгереп менеп,
Урал җилләренә дәшә идем.
Үтте гомер тик бер сине көтеп,
Минем өчен сүнмәс рәшә идең,
«Син кайда?» — дип, өзелеп дәшә идем.
Ал таңнарда сиңа дәшә идем.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1083 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!