Счетчики

Табышмак

Вадим Усманов көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Бер җылы сүзең, татлы сүзең
Көч бирә, нур өсти күңелемә.
Мәңгелек йолдызлар булып син
Сибелдең бар дөньям күгенә.

Тик үзең син мине белмисең,
Бу җырым сиңа бер табышмак.
Кошлар бит сайрашып табыша.
Их, без дә җырлашып табышсак!

Бер җылы караш, бер елмаю
Мине гел бәхетле яшәтә.
Мин тоям ул җылы карашны,
Синнән бик еракта яшәп тә.

Тик үзең син мине белмисең,
Бу җырым сиңа бер табышмак.
Кошлар бит сайрашып табыша,
Их, без дә җырлашып табышсак!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 2053 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!