Счетчики
|
Такыя үрәм
Азат Хөсәенов көе
Эльмира Шәрифуллина сүзләре Җырдан такыялар үрәм, Үрәм сиңа бирергә. Хыялыма чакырамын — Җитәкләшеп йөрергә. Җырдан такыялар үрәм, Бер җыр — минем бер көнем. Такыямда зәңгәр чәчәк — Сине юксынган көнем. Җырдан такыялар үрәм, Такыям серем сөйләр. Сиңа елмаю килешә, Гел көлеп йөре, диләр. Җырдан такыялар үрәм, Бер җыр — минем бер көнем. Такыямда зәңгәр чәчәк — Сине юксынган көнем. Җырдан такыялар үрдем, Күзләреңә карадым. Күңелемдә моң челтери — Сөюеңә юрадым. Җырдан такыялар үрәм, Бер җыр — минем бер көнем. Такыямда зәңгәр чәчәк — Сине юксынган көнем. Страниц: 1
|