Счетчики
|
Талгын су
Зиннур Сафиуллин көе
Роберт Рәкыйпов сүзләре Тал төбендә — талгын су, Яшьлек чагым калган су. Аерылмаска вәгъдә биреп, Көмеш йөзек салган су. Талгын су, талгын су, Көмеш йөзек салган су. Тал төбендә — салкын су, Яшьлегемдәй алкын су. Аерылышкан вакытларда Йөрәкләргә якын су. Салкын су, салкын су, Йөрәкләргә якын су. Тал төбендә — инеш су, Вак-вак ташлы көмеш су. Яшьлегемне саклап калган Мәңгегә сөенеч су. Талгын су, талгын су, Мәңгегә сөенеч су. Страниц: 1
|