Счетчики

Тамчы гөл

Рөстәм Зарипов көе һәм сүзләре
Сөңге бозлардан тамчы коела,
Тал бөресенә кошлар сыена;
Тамчы гөлләрдәй сылу елмая,
Ашкына күңел, белмим мин, кая.

Тамчы гөл, тамчы төл, тамчы гөл,
Ә-ә-әй, тамчы гөл.
Сине уйласам, өзелә күңел,
Өзелә күңел, тамчы гөл.

Кояш елмая, кырлар карала,
Бозларда ярсып учаклар яна.
Арада дәрья, син аргы ярда,
Ашкына күңел синең яныңа.

Тамчы гөл, тамчы гөл, тамчы гөл,
Ә-ә-әй, тамчы гөл.
Сине уйласам, өзелә күңел,
Өзелә күңел, тамчы гөл.

Гөрләвек ага җиргә сарылып,
Чуер ташларның битләрен юып.
Тамчы гөлләр дә сине сагына,
Кайт чибәрем, кайт минем яныма.

Тамчы гөл, тамчы гөл, тамчы гөл,
Ә-ә-әй, тамчы гөл.
Сине уйласам, өзелә күңел,
Өзелә күңел, тамчы гөл.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1685 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!