Счетчики
|
Таң йолдызы
Фасил Әхмәтов көе
Мостафа Ногман сүзләре Таң йолдызы, маяк бул син Юлда иркәмә; Нурларың белән аны син Назлап иркәлә! Аның кайтып килүен мин Бик көтеп калам; Аның өчен чын йөрәктән Ашкынып янам. Аның белән яшәү миңа Җиңел шул чаклы! Кая бармыйм, эшләрем — уң, Көннәрем - якты. Тормышым йолдызы итеп Карыйм мин аңа. Сүнмәс дәрт белән рухланып Яшим дөньяда. Страниц: 1
|