Счетчики
|
Тәрәзәләр язга елмая
Мәсгут Имашев көе
Әхмәт Рәшитов сүзләре Тәрәзәләр елмаялар, Тәрәзәләрдә нурлар — Зәңгәр күкләргә үрелеп, Йөрәктә шыта җырлар. Тәрәзәләр, тәрәзәләр, Киңрәк ачылсын; Язны сагынган күңелдә Сагыш басылсын. Тәрәзәләр кошлар моңын Кабатлый сыман безгә; Зеңгелдиләр, яз килде, дип, Сөйкемле җиребезгә. Тәрәзәләр, тәрәзәләр, Киңрәк ачылсын; Язны сагынган күңелдә Сагыш басылсын. Тәрәзәләр, тәрәзәләр, Күңелнең сафлыклары. Тәрәзәләрдә чагыла Очрашу шатлыклары. Тәрәзәләр, тәрәзәләр, Киңрәк ачылсын; Язны сагынган күңелдә Сагыш басылсын. Страниц: 1
|