Счетчики

Тик сиңа

Фирзәр Мортазин көе
Эльмира Шәрифуллина сүзләре

Давылларны узып,
Йолаларны бозып,
Мин сиңа, мин сиңа киләмен.
Җанымның бар назың,
Кайгымның бик азын
Тик сиңа, тик сиңа бирәмен.

Кояштан да көчле,
Моңнардан да хисле
Йөрәгем утына төрәмен.
Җанымның бар назын,
Кайгымның бик азын
Тик сиңа, тик сиңа бирәмен.

Төшеңә керәмен,
Мин сиңа киләмен,
Бәхетне бер синдә күрәмен.
Кайгымның бик азын,
Җанымның бар назын
Тик сиңа, тик сиңа бирәмен.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1294 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!