Счетчики

Төнбоеклы күл буенда

Әнвәр Бакиров көе
Самат Шакир сүзләре

Төнбоеклы күл буенда
Саклана безнең эзләр.
Текәп карыйлар шикелле
Миңа бик таныш күзләр.

Күзләрен йомган чәчәкләр,
Чык төшкән өсләренә.
Бергә йөргән вакытларым
Төшә шул исләремә...

Төнбоеклы күл буенда
Икәү серләшкән идек,
Мәңге бергә булырбыз дип,
Өзеп сөйләшкән идек.

Төнбоеклы күл өстендә
Йолдызлар җем-җем итә...
Яшьли сөйгән яр онтылмый,
Үкенеп гомер үтә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1288 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!