Счетчики
|
Төнге сәяхәт
Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре
Төн ябынгач йолдызлы юрганын, Дәшә мине Шигырь-Төнгизәр. Көмеш сулы яп-якты елгада Бер кечкенә салда мин йөзәм. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Җырларымнан үрелгән салымда Дулкыннар да — уен-шаяру. Җирдәгеләр тора аптырап — Уемда юк җиргә таяну. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, Гүя мине Кояш сагына. Көн, шатланып, суза кулларын Минем нәни, кыю салыма. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Страниц: 1
|