Счетчики
|
Төшемә керәсең
Кирам Сатиулла көе
Фәнис Яруллин сүзләре Гел шулай керәсең төшемә: Кулыңда чәчәкләр бәйләме, Каядыр ашыккан җиреңнән Карыйсың әйләнеп-әйләнеп. Карыйсың, кулларың изисең, Юлыңа чәчкәләр коела. Йөзеңдә ниндидер үпкәләү Һәм сагыш бар сыман тоела. Нәрсәдер әйтәсең каерылып, Тик җилләр өзгәли сүзеңне. Юлларга коелган чәчәкләр Үбәләр җирдәге эзеңне. Гел шулай керәсең тешемә: Кулыңда — яшьлекнең гөлләре. Гөлеңне йолкыйлар кулыңнан Язмышның аяусыз җилләре. Страниц: 1
|