Счетчики
|
Төштә күрдем сине
Луиза Батыр-Болгари көе
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре Үткән төндә төштә күрдем сине: Мин каршыңа, имеш, чабамын. Кыска гына төшемә нигә кердең? Бик күрәсем килә, Бик күрәсем килә дәвамын. Болын буйлап каршы килә идең, Кулым сузып сиңа үрелдем. Арабызга төште ташкын сулар — Син тауларга, Син тауларга китеп күмелдең. Үткән төндә төштә күрдем сине: Мин каршыңа, имеш, чабамын. Кыска гына төшемә нигә кердең? Бик күрәсем килә, Бик күрәсем килә дәвамын. Тау артыннан килә синең җырың — Ерагая бара үткәнгә. Мин кузгалмый шунда басып торам — Сабырлыклыр, Сабырлыклыр бирсен көткәнгә... Страниц: 1
|