Счетчики

Туган авылыма

Сара Садыйкова көе
Мостафа Ногман сүзләре

Чынлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә;
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә.

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Ераклардан карап киләм
Чынлы басуларына.
Шунда гына тынгы табам
Күңелем ярсуларына.

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Шушы кырлар буйлап минем
Яшьлек юлларым үткән.
Шул юллардан яшьлек дустым
Елмаеп чыкса икән!

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1752 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!