Счетчики

Туган як басулары

Әнвәр Бакиров көе
Шамил Маннапов сүзләре

Иң беренче аяк баскан
Туган як басуларым.
Яшел дулкыннар кузгата
Йөрәгем ярсуларын.

Бай кырларым сез,
Моң җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.
Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.

Яшьлегемдә шунда күрдем
Алсу таң атуларын.
Иң беренче мәхәббәтем —
Тугая як басулары.

Бай кырларым сез,
Моң җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.
Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.

Кайткан саен балаң итеп,
Сагынып каршыладың.
Язмыш сездән аермасын,
Туган як басулары!

Бай кырларым сез.
Моң җырларым сез.
Якташларым, туганнарым
Җирдә икмәк үстерә.
Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1844 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!