Счетчики

Туган якка сәяхәт

Рәис Ханнанов көе
Ләйлә Дәүләтова сүзләре

Анысы да, монысы да гел кирәк,
Туган якка кайту гына бик сирәк.
Җырлар гына язабыз шул сагынып,
Әнкәйләргә, туган якка табынып.

Таш матурлык, таш юллардан ялыккач,
Чирәм юлны бер күрергә зарыккач,
Кайтмый калып буламыни авылга,
Өр-яңадан яшәү көче алырга?!

Егет булган инде елак сабыйлар,
Инде безне «өлкәннәр» дип саныйлар.
Тик шулай да бер туйганчы су кереп,
Йөрим әле яланаяк йөгереп.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1008 | [ + ]   [ - ]   |


© 2021 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!