Счетчики
|
Туган туфрак
Вәсим Әхмәтшин көе
Галимҗан Латыйп сүзләре Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем, Сабый чактан кергән моңнарым. Шушы изге җирдән атлап киттем Матурлыгын тоеп дөньяның. Арышларым, бодайларым, Басуларым, кырларым — Минем якты өметләрем, Җырланачак җырларым. Туган җирем, туган киңлекләрем, Изге туфрак, зәңгәр күкләрем. Кайгымны да, шатлыкларымны да Синең белән бергә кичердем. Арышларым, бодайларым, Басуларым, кырларым — Минем якты өметләрем, Җырланачак җырларым. Чит җирләргә китсәм, Сагынып кайтам Буразналар, башак исләрен. Өннәремдә күрәм, төшләремдә — Ал шәфәкъле авыл кичләрен. Арышларым, бодайларым, Басуларым, кырларым — Минем якты өметләрем, Җырланачак җырларым. Страниц: 1
|