Счетчики
|
Туган җирнең китмәс кошлары без
Илгиз Закиров көе
Марсель Гыймазетдинов сүзләре Чәчәкле җәй үтте, Моңсу көзләр җитте — Очар кошлар китте тезелеп. Һаваларда очкан, Зәңгәр күкне кочкан Кошлар кебек идек без элек. Очар кошлар очсын, Зәңгәр күкне кочсын — Ә без калыйк туган төбәктә. Туган җирнең яме — Яшәешнең тәме, Тамыр җәйгән безнең йөрәктә. Яшел язлар җирдә, Сагыну моңы җилдә — Киткән кошлар кайта ашкынып. Гел яшисе килә, Бер яшьнисе килә — Җанга тула бәхет ташкыны. Язгы күкрәү кебек, Яздай карыйк көлеп — Эреп аксын салкын кышлары. Без — җилкенеп очкан, Зәңгәр күкне кочкан, Туган җирнең китмәс кошлары, Яз ясаучы китмәс кошлары. Страниц: 1
|