Счетчики

Туй күлмәге

Мәсгут Имашев көе
Мансур Шиһапов сүзләре

Килү белән язлар, һәр кич назлап,
Пэр сандугач җырын тыңладык.
Язлар бәхет бүләк итте безгә,
Туй күлмәген алдык нәкъ шул көздә,
Тик кияргә насыйп булмады.

Мин еш киләм чишмә аккан җиргә
— Яшьлек эзем, татлы хыялга.
Чишмә ага чакрымнарын иңләп,
Минем хисләр без танышкан җирдә;
Ник килмисең, иркәм, шул ярга?

Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Кабатланмас булса ялгышлар.
Башкаларны йөрәк кабул итми,
Күз алдымнан буй-сыннарың китми,
Күңелемдә әрнү, сагышлар.

Чишмә җыры бик ямансу була,
Бигрәк моңсу була көзләрен.
Януларым, көюләрем белән
Сагынганда туй күлмәген киям,
Һәм юлларда була күзләрем.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1836 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!