Счетчики
|
Тулыдыр чиләкләрем
Азат Хөсәенов көе
Шаһи Шәфигуллин сүзләре Ага чишмә сулары — Бик салкын тамчылары. Кайчанга кадәре барыр Йөрәгем ярсулары? Барам, барам чишмәләргә, Тутырам чиләкләрем. Чиләкләремдә тулган су — Ник яна йөрәкләрем? Уйлар уйлап, сукмак буйлап Чайкала чиләкләрем. Изге минем ниятләрем, Ай, назлы теләкләрем. Барам, барам чишмәләргә, Тутырам чиләкләрем. Чиләкләремдә тулган су — Ник яна йөрәкләрем? Чиләгемдәге сулардай Саф минем теләкләрем. Назлы мәхәббәтем белән Тым-тулы чиләкләрем. Барам, барам чишмәләргә, Тутырам чиләкләрем. Чиләкләремдә тулган су — Ник яна йөрәкләрем? Страниц: 1
|