Счетчики
|
Түзем бул, егет!
Луиза Батыр-Болгари көе
Наил Касыймов сүзләре Күзләремә туры карадың: — Бергә булыйк, — дидең, — гомергә! Мин назландым, уйлап җавапны, Син теләдең тизрәк белергә. Егет булсаң, үпкәләмә, сүзем шул: Кыз күңеле тиз эремәс, түзем бул! Керфекләрең бик еш күрешә, Хәлләреңне аңлыйм, төшенәм. Ник егетләр шундый түземсез? Әллә көтү кызлар эшеме? Егет булсаң, үпкәләмә, сүзем шул: Кыз күңеле тиз эремәс, түзем бул! Ялындыру бераз кызларга Бик килешә, тиеш белергә! Егет булсаң, мең кат кабатла: — Бергә булыйк, — диеп, — гомергә! Егет булсаң, үпкәләмә, сүзем шул: Кыз күңеле тиз эремәс, түзем бул! Страниц: 1
|