Счетчики
|
Унике батыр турында баллада
Рөстәм Яхин көе
Нури Арсланов сүзләре Таш утрау шикелле бу төрмә, Таш койма әйләнә-тирәсе. Белделәр бу ташлар мәйданга Бүген дә корбаннар киләсен... Дарларга унике батырның Ашуын бу ташлар күрделәр, Таң калып тетрәде диварлар; Батырлар елмаеп үлделәр, Татарлар елмаеп үлделәр... Еракта, Идел-йорт җирендә Унике батырның иле бар. Кайтмаслар тик илгә егетләр: Каршыда таш койма, шомлы дар. Җәйге таң. Зәп-зәңгәр күк йөзе... «Яшәргә иде!..» — ди күңелләр. Тик шәфкать сорамый дошманнан, Батырлар елмаеп үлделәр, Татарлар елмаеп үлделәр. Йодрыктай йөрәккә никадәр Кайгылар, газаплар сыялар; Сыймады батырлар йөрәге — Чатнады таш пулат коймалар. Хисләре, буйсынмый богауга, Киң-иркен күкләргә менделәр Һәм үлмәс җыр булып калдылар! — Мусалар елмаеп үлделәр,— Батырлар елмаеп үлделәр. Страниц: 1
|