Счетчики

Унҗиде яшь

Зиннур Сафиуллин көе
Нур Әхмәдиев сүзләре

Көткәнем юк иде яз килүен,
Нәрсә булды миңа, аңламыйм.
Очрашырбыз язын диюләрең
Чын идеме, әллә алдадың?

Язлар соңара дип, син соңарма,
Әй, соңара күрмә, күз алмам!
Язлар соңарса да, мин түзәрмен,
Син соңарсаң, ышан, түзә алмам.

Син кил инде, син кил, кичекмичә,
Язның таңы безне көтәдер.
Каршыларга чыгар идем, белмим,
Сукмакларың кайдан үтәдер?

Язлар соңара дип, син соңарма,
Әй, соңара күрмә, күз алмам!
Язлар соңарса да, мин түзәрмен,
Син соңарсаң, ышан, түзә алмам.

Кар сулары акмый диеп торма,
Гөрләвектән алда кил, бәгырь.
Мәхәббәтнең тәүгә бөреләре,
Минем язым бары синдәдер.

Язлар соңара дип, син соңарма,
Әй, соңара күрмә, күз алмам!
Язлар соңарса да, мин түзәрмен,
Син соңарсаң, ышан, түзә алмам.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1437 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!