Счетчики

Урман чишмәсе

Шамил Тимербулатов көе
Разил Вәлиев сүзләре

Урман юлында чыктың каршыма,
Такыя үреп кидең башыңа.
Кара урманда көндез адаштым,
Калды урманда моңлы карашым.

Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең лә.
Челтер-челтер көлә гүзәлем, гүзәлем, гүзәлем лә.

Зифа каендай синең буйларың.
Карадым сиңа, карап туймадым.
Чишмә суыдай акты чәчләрең,
Чишмә суыдай җанга чәчрәдең.

Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең лә.
Челтер-челтер көлә гүзәлем, гүзәлем, гүзәлем лә.

Урман яктырды, безне күрүгә.
Чакырдың мине урман түренә.
Урман чишмәсе, сиңа мең рәхмәт!
Чишмәдәй чиста безнең мәхәббәт.

Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең лә.
Челтер-челтер көлә гүзәлем, гүзәлем, гүзәлем лә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1278 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!