Счетчики
|
Вәгъдәләр бирмим
Риф Гатауллин көе
Фәнис Яруллин сүзләре Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим, Моң чишмәсеннән, моң аласым бар: Сагынулар аша, зарыгулар аша Мәхәббәтемнең сыналасы бар. Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим, Үз күңелемә ышанасым бар, Шикле уйлардан, икеләнүләрдән, Мәңге — мәңгегә бушанасым бар. Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим, Синең сөюгә тиңләшәсем бар: Күзгә-күз карап, йөрәгем белән Сөйләшәсем бар, киңәшәсем бар. Страниц: 1
|