Счетчики
|
Үгетләмә мине
Сөембикә Вәлиева көе һәм сүзләре
Мамык кебек йомшак Ак кар яуган чакта Мин эзләдем сине — тапмадым. — Көт, кайтырмын, — диеп, Кулың бирдең миңа, Ә нишләптер үзең кайтмадың. Үгетләмә мине, иркәм, Шаярырга инде җитәр. Күңелем хәзер синнән суынды. Мине бүтән табалмассың, "Ярым син!" дип әйталмассың, Синнән хәзер өметем өзелде. Кайтмавыңны белдем мин, Кыен булды — түздем мин. Йөрәгемә куштым сабыр итәргә. Үкенеп хатлар язасың син, "Кичер мине, гафу ит!" дип, Мөмкинме соң гафу итәргә? Страниц: 1
|