Счетчики
|
Ыгы-зыгы
Ильяс Вәлишаһ көе
Ләис Зөлкарнәй сүзләре Әби-бабай һәм дә абый-апа, Әти-әни янә бала-чага — Барысы да тыз-быз, тыз-быз килә — Ары чаба әле, бире чаба. Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, Офыкларда алсу таңнар сызыгы. Бие-җырла, көл-шаркылда — Бу дөньяның шундый кызыгы! Кояш бата, кояш калка һаман. Уфылдата, ахылдата заман. Арып чабып, бире чабып яшәү Бездәйләргә, сездәйләргә таман. Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, Офыкларда алсу таңнар сызыгы. Бие-җырла, көл-шаркылда — Бу дөньяның шундый кызыгы! Страниц: 1
|