Счетчики

Ышанмыйм

Әлфия Зөбәерова көе
Әминә Хәкимова сүзләре

Яшьлегем таңында
Алдым мин бер хәбәр:
Синең гомерең
Өзелгән, диләр.

Ышанмыйм, ышанмыйм, ышанмыйм
Һич тә мин, ышанмыйм һич тә мин.
Яшәргә тиеш син, яшәргә, яшәргә.

Инде соңгы тапкыр
Йөзеңә караем.
Инде соңгы тапкыр
Язны каргаем.

Ә нигә, ә нигә, ә нигә назлы яз
Йөрәкне яралый.
Күңелне әрнетә, йөрәкне яралый.

Бәхетсезлекләр
Гел миңа дигәнме?
Бәхетсезлекләр
Гел мине эзлиме?

Юк инде, юк инде, юк инде, ташлама,
Ташлама син мине.
Яратам мин сине, яратам, яратам.

Яшьлегем таңында
Алдым мин бер хәбәр:
Синең гомерең
Өзелгән, диләр.

Ышанмыйм, ышанмыйм, ышанмыйм
Һич тә мин, ышанмыйм һич тә мин.
Яшәргә тиеш син, яшәргә, яшәргә.
Юк инде, юк инде, юк инде, ташлама,
Ташлама син мине.
Яратам мин сине, яратам, яратам.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1795 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!