Счетчики
|
Үзебез булып калыйк
Шамил Шәрифуллин көе
Зиннур Мансуров сүзләре Егет: Юлымда очрарга Тиешле язмы син? Синнәнме башларга Мәхәббәт язмышын? Җантаһир булып Килеп чыкмам Барыр юлыңа. Шулай ук син дә Зөһрә түгел, Үзең бул миңа. Кыз: Игездәй янәшә Баруын барырбыз... Чынлыкта җандашлар Булырлык пармы без? Җанзөһрә булып Килеп чыкмам Барыр юлыңа. Шулай ук син дә Таһир түгел, Үзең бул миңа. Бергә: Йөрәкләр юлының Газабын күп татыйк. Сөюнең өр-яңа Үрнәген күрсәтик! Егет: Җантаһир булып, Кыз: Җанзөһрә булып Бергә: Килеп чыкмам Барыр юлыңа. Шулай ук син дә Егет: Зөһрә түгел, Кыз: Таһир түгел, Бергә: Үзең бул миңа, Үзең бүл миңа. Страниц: 1
|