Счетчики

Җәйнең матур аяз таңнарында

Фәтхерахман Әхмәдиев көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында;
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле;
Алкын
Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым;
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1624 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!