Счетчики

Җиләккә дип барган идем...

Вәсим Әхмәтшин, Мәсгут Имашев көе
Илдар Юзеев сүзләре

/«Гашыйклар тавы»ннан/

Җиләккә дип барган идем,
Юри генә адаштым,
Сине күргәч, сүзсез калдым,
Адаштым, дип алдаштым.

Синең йөргән юлларыңда
Җиләкләрем түгелде,
Кырын каравыңны белгәч,
Күңелләрем сүрелде.

Җиләклеккә бармам инде,
Бармам инде, адашмам.
Карурманда адаштым, дип,
Инде бүтән алдашмам...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 2184 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!