|
Счетчики
|
Җыр сораган чагы күңелемнең
Сара Садыйкова көе
Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре Чыгам, кабат туган кырларыма, Офыкларым зәңгәр-кугелҗем; Җырлап үтәм арыш басуларын. Җыр сораган чагы күңелемнең. Җырлыйк, әйдә, Арышларым, Җыр сораган чагы күңелемнең! Сөенечем сыймый күкрәгемә. Моңнар ага ташып күңелемнән; Бәхет җырын җырлый тугайларым, Тургай кушыла зәңгәр күгеннән. Җырлыйк, әйдә, Тургайларым, Җыр сораган чагы күңелемнең! Гомерем буе, сөеп туган җирне, Күпме назлы җырлар җырладым; Башка җырлар кирәк түгел миңа Җырлап торган чакта кырларым. Бергә-бергә Җырлыйк, әйдә, Җыр сораган чагы күңелемнең! Страниц: 1
|
