Счетчики
|
Җырлагыз, кызлар
Зиннур Сафиуллин көе
Фоат Садриев сүзләре Их, мәхәббәт, серле чишмә, Мәңге шаулар суларың. Суларыңның агышларын Алып китә елларым. Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар, Күкләрдә балкып яна йолдызлар; Минем сине яндырыр чагым, Йөрәгем тулы сөю учагы. Җирдә учак, күктә йолдыз, Йөрәгемдә син генә. Их, мәхәббәт, серле чишмә, Мәңге, мәңге сүрелмә. Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар, Күкләрдә балкып яна йолдызлар; Минем сине яндырыр чагым, Йөрәгем тулы сөю учагы. Их, мәхәббәт, серле чишмә, Мәңге шаулар суларың. Суларыңның агышларын Алып китә елларым. Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар, Күкләрдә балкып яна йолдызлар; Минем сине яндырыр чагым, Йөрәгем тулы сөю учагы. Страниц: 1
|