Счетчики
|
Җырларым
Рәшит Абдуллин көе
Разил Вәлиев сүзләре Юлларым, юлларым, юлларым, Юлларым уралган буранга. Уйларым, уйларым, уйларым... Кагылма ярама, сорама. Кырларым, кырларым, кырларым, Кырларым шатлыгы — тургайлы. Урманым, урманым, урманым... Ул миңа гел бәхет юрады. Инешем, ак чишмәм, тауларым, Талларым, кырларым, кошларым! Мин сездә күпме җәй җәйләдем, Мин сездә күпме кыш кышладым. Мин киттем.Калдыгыз, калдыгыз... Юлларым, иң якын дусларым! Ә хәзер йортым да, юлым да — Җырларым, җырларым, җырларым. Страниц: 1
|