Счетчики
|
Зирек алкалары
Разим Вәлиуллин көе һәм сүзләре
Язлар белән зирек алкаларын Ләйсән яңгыр юа ал таңда. Зирекләрнең җырын бүләк итәм, Мәхәббәтем итеп сакларга. Мәхәббәт ул — яну, яшьлек җыры, Сихри өмет, ярсу пар атлар. Мәхәббәттә бары язлар гына, Мәхәббәт ул — очар канатлар. Тәлгәш-тәлгәш зирек алкалары Яфрак арасында җемелди. Зирекләрнең шавын бүләк итәм, Күңелләрне җырлар, моң били. Мәхәббәт ул — яну, яшьлек җыры, Сихри өмет, ярсу пар атлар. Мәхәббәттә бары язлар гына, Мәхәббәт ул — очар канатлар. Зирек алкалары җыям сиңа, Язлар яме итеп тагарсың. Безгә сөю җыры бүләк иткән Зирекләрне назлап карарсың. Мәхәббәт ул — яну, яшьлек җыры, Сихри өмет, ярсу пар атлар. Мәхәббәттә бары язлар гына, Мәхәббәт ул — очар канатлар. Страниц: 1
|