Счетчики
|
Зөһрә җыры
Хөснул Вәлиуллин көе
Хәй Вахит сүзләре /«Соңгы хат» пьесасыннан/ Чыгасың да Идел ярларына, Сөяләсең бөдрә талларына. Чал Иделнең тәңкә дулкыннары Тәгәрәп килә синең алларыңа. Траля-ля-ля... Дулкын-дулкын йөрәк хисләремне Сибәр идем синең алларыңа. Чыгасың да урман аланына, Сокланасың шомырт, баланына. Кошлар моңына күмелеп шаулый урман. Яфракларын коя алларыңа. Траля-ля-ля... Яфрак түгел, йөрәк хисләремне Сибәр идем йөргән юлларыңа. Страниц: 1
|