Счетчики
|
Зонтик
Луиза Батыркаева көе
Әхмәт Рәшитов сүзләре Егет: Әй ява яңгыр, әй ява яңгыр, Ә синең исең китми бернигә. Әй, чибәр туташ, зонтик астына Сыендыр әле мине дә. Чыланасың дип борчылма юкка — Ахырын гына яхшыга юра. Аның каравы синдәй кыз белән Янәшә атлау үзе ни тора! Лә-лә-лә... Аның каравы синдәй кыз белән Янәшә атлау үзе ни тора! Кыз: Чыланасың бит, чыланасың бит, Бар, йөгер тизрәк берәр ышыкка. Әй, чибәр егет, томау төшмәсен, Төшмәсен синең гыйшыкка. Чыланасың дип борчылма юкка — Ахырын гына яхшыга юра. Аның каравы синдәй кыз белән Янәшә атлау үзе ни тора! Лә-лә-лә.. Аның каравы синдәй кыз белән Янәшә атлау үзе ни тора! Бергә: Юллары озын бу киң дөньяның, Сер бирмим дисәң җиде ятларга, Кар-яңгырларда, җил-давылларда Юлдаш кирәк бергә атларга. Яусын ла яңгыр, койсын ла яңгыр — Бәхетнең барыр юллары урау. Синең белән бергә зонтик астында Серләшеп атлау үзе ни тора! Лә-лә-лә... Синең белән бергә зонтик астында Серләшеп атлау үзе ни тора! Страниц: 1
|